Табибларга ярдәм. Студентлар-медиклар һәм ординаторлар Алабуганың ковид госпиталендә эшли

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Алабуга медицина училищесының биш ординаторы һәм дүрт студенты Алабуганың ковид госпиталендә тәҗрибәле остазлары белән бергә эшли. Яшьләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карары нигезендә коронавирус йогышы белән авыручыларны дәвалауда ярдәм күрсәтү өчен медицина учреждениесенә җибәрелде. Белгечләр процедураларны үткәрергә булыша һәм палаталарда изоляцияләнгән пациентлар белән аралаша.

Медицина учреждениесе студентлары табиблар сүзләренә кушылып, вакцинацияләүне озакка сузмаска киңәш итә. «Без госпитальдәге кешеләрнең халәтләрен, авыруларын, пациентларның һәм туганнарының ничек кичерүен күрәбез. Бер-беребезгә ярдәм итәргә һәм коронавирусны җиңәргә кирәк!» ,- ди алар.

Коронавирус чигенергә җыенмый, шундый катлаулы чорда теләсә нинди ярдәм бик мөһим. Иң мөһиме вакытында табибка мөрәҗәгать итү, битлек кию һәм социаль дистанцияне үтәргә кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International