Тамара Никитична Романова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, ул авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы һәм анестезиология-реанимация бүлегендә палаталы санитарка булып хезмәт иткән, шулай ук Түбән Кама РҮХнең хирургия бүлегендә буфетчы булып эшләгән.
Тамара Романова Актүбә авылында туган, 4 сыйныфтан табиб булырга хыяллана, әмма сугыш үз төзәтмәләрен кертә, 10 яшьтән фронтка ярдәм итәргә туры килә. Кызның әтисен шунда ук сугышка алалар, 6 айдан соң ул һәлак була. Тамара Романова тыл хезмәтчәне исемен йөртә. Җидееллык мәктәпне тәмамлап, сугыштан соң төрле урыннарда эшли, әмма язмыш аны хастаханәгә, хирургия бүлегенә алып килә, анда Тамара Никитична танылган табиблар янында эшли. Бу вакытларны ул әле дә сагынып искә ала. Хатын-кыз үзешчән сәнгатьтә катнаша һәм бүгенге көнгә кадәр җырларга ярата.
Котлауларга ТКҮРКХнең коллегалары да кушыла.