Җитлекми туган балалары булган гаиләләргә дәүләт автоинспекциясе автокресло бүләк итте

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

17 ноябрьдә билгеләп үтелә торган җитлекми туган балалар көнендә Кама балалар медицина үзәге бәйрәм оештырды.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә яңа туган балаларны бүләкләр белән каршы алды. Алар автокреслолар һәм балалары вакытыннан алда туган әниләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында белешмәләр тапшырды.

Сүз уңаеннан, быел КБМҮнең перинаталь үзәгендә иң кечкенә яңа туган сабый 880 грамм авырлыктагы кыз булды, ул 26 атна срогында туган һәм исән калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International