Чистай РҮХ командасы «Наше время – Безнең заман» фестиваленең суперфиналында икенче урын яулады

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Чистай РҮХнең яшьләр советы командасы «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең суперфиналында гомумкоманда зачетында икенче урынны яулады. Фестивальнең йомгаклау гала-концерты Казанда, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән командада катнашучыларга диплом һәм бүләк сертификаты тапшырылды. Шулай ук Чистай РҮХ хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясеннән 10 000 мең сумлык акчалата сертификат белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International