Минзәлә үзәк район хастаханәсендә капиталь төзекләндерүдән соң балалар бүлеген ачуга әзерләнәләр. Хәзерге вакытта бинага җиһазлар кайтарыла. «Татинвестгражданпроект» дизайнерлары фикеренчә, балалар поликлиникасы холлының интерьеры нәни пациентлар сөенсен, үзләрен монда уңайлы хис итсен өчен, күңелле итәргә - стеналарны рәсемнәр белән бизәргә булдылар.
.jpeg)
Элек балалар консультациясе стационар бинасының беренче катында урнашкан иде. Реконструкциядән соң ул аерым, балаларны яңа 2 катлы бинада кабул итәчәкләр. Әлеге медучреждениедә 5 237 балага һәм яшүсмергә , шуларның 1012се - Минзәлә районы торак пунктларыннан бала, хезмәт күрсәтелә.
Заманча, барлык нормаларга туры килә торган бина төзелеше өчен федераль казнадан 144 миллион сум, республика бюджетыннан 36 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Барлык эшләр дә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла. 2022 елда, ординатураны тәмамлаганнан соң, Минзәлә балалар поликлиникасы штаты ике табиб-педиатр белән тулыландырылачак.