Җәмәгать транспортында күрсәтү өчен COVID-19дан вакцинациядән медотвод алу тәртибе турында

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациядән медицина кичектерүе булган яисә ясарга ярамаганлыгы турында белешмәне (медотвод) кешеләр яшәү урыны буенча поликлиникада ала алалар. Әлеге документта QR-код урын алачак, ул белешмәнең чынлыгын, шулай ук медотводның сәбәбен (МКБ-10 буенча диагноз) һәм белешмәнең гамәлдә булу вакытын тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.

Белешмә бары тик медицина күрсәтүләре буенча гына лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр нигезендә бирелә. Аны яшәү урыны буенча поликлиникада участок табиб-терапевты рәсмиләштерә. Вакцина ясатырга ярамый дигән белешмә (метотвод) катгый рәвештә инструкция нигезендә бирелә. 22 атнага кадәр йөклелек чорында, шулай ук йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар кискенләшүе мөмкин булганда вакцина ясарга ярамый.

Тест режимында яңа белешмәләрне бирү 17 ноябрьдән башланды, ә инде бүгеннән документны поликлиникада эш режимында алырга мөмкин.

Табибтан алган прививка ясарга ярамавы турында белешмәне дә яңадан рәсмиләштерергә кирәк. Аны QR-кодлы яңа үрнәктәге документка алыштырасы була.

QR-код формалаштыру модуле республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан ГИС ЭЗ РТ программасы тәэминатында эшләнгән. Бу система QR-код белән белешмәне формалаштырырга һәм бастырып чыгарырга мөмкинлек бирә. Телефон камерасын урнаштырганда бу кодка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының электрон ресурсы ачыла, анда аның гамәлдә булу вакытын белергә мөмкин.

Әлеге белешмә Татарстан Республикасында җәмәгать транспортында йөрү өчен файдаланыла ала һәм РФ дәүләт хезмәтләрендәге вакцинация яки авырганлык турындагы сертификатны алыштырмый. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча вакцина ясатырга ярамый дигән QR-код белән сертификатны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елның 1 февраленнән башлап алырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International