Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Мәскәү делегациясе катнашында балалар сәламәтлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Татарстанга илнең әйдәүче анестезиологлары-реаниматологлары, неонатологлары, балалар неврологлары һәм педиатрлары килде. Киңәшмәне сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев үткәрде. Очрашуда күчмә аудит нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар һәм алдагы уртак эш планын билгеләделәр. Төркем җитәкчесе Татьяна Куличенко җитәкчелегендәге делегация - РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч - педиатры - БРКХнең барлык бүлекчәләрендә булып, аларның эше белән танышты. Баш табиб Айрат Зиатдинов җитәкчелегендәге хастаханә администрациясе кунакларга медицина учреждениесе структурасы, төп эш урыннары һәм хәл ителергә тиешле мәсьәләләр турында сөйләде. Кунаклар алга таба эшчәнлекне камилләштерү буенча киңәшләр бирде.
Күчмә аудит РФ субъектларында күп кенә медицина учреждениеләрен колачлады. Аның максаты - эшнең сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр бирү һәм аудит белән танышу.