Республика балалар клиник хастаханәдә инсулин ачылуга 100 ел тулу хөрмәтенә бәйрәм оештырдылар

2021 елның 19 ноябре, җомга

БРКХдә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне хөрмәтенә зур бәйрәм узды. Бәйрәмгә «Татарстан Республикасы инвалидларының диабетик җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы рәисе Илшат Гарипов та килде.

2021 елда Канада галиме Фредерик Бантинг тарафыннан инсулин ачуга 100 ел тула. Моңа кадәр «шикәр диабеты» диагнозы пациентка савыгуга гына түгел, тормышка да өмет калдырмый торган булган.

- Бәйрәм үткәрү турында карар кабул ителгәч, кунакларның вакцинацияләнгән булуын тикшердек, - диде бүлек мөдире Мария Шәйдуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International