Түбән Камада үзәк район күппрофильле хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең алты катлы корпусы төзелә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, шулай ук «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» директоры урынбасары Вәли Нәҗмиев җитәкчелегендәге эш төркеме төзелеш мәйданчыгын карап чыкты һәм Башкарма комитет һәм сәламәтлек саклау җитәкчеләре белән агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышты.
Эшләрне 2022 елның икенче яртысында тәмамлау планлаштырыла.