Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген метанол белән агуланган пациентларның хәлен белеште. Ул балалар һәм аларның әти-әниләре белән сөйләште. «Сез, чыннан да, "күлмәктә" тугансыз. Вакытында квалификацияле ярдәм күрсәтү аркасында табиблар хәлне тотрыкландыра алды. Тизрәк терелегез!",- дип теләде министр.
Хәзерге вакытта элек реанимациядә яткан 2 кеше Казанның 7нче Шәһәр хастаханәсе бүлегенә күчерелде. Аларның торышы тотрыклы дип бәяләнә. Калган пациентлар да бүлектә дәвалана. Аларның тормышларына берни дә янамый.