Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросында Казанда Россия суд-медицина хезмәте белгечләрен әзерләү һәм яңадан әзерләү Региональ укыту үзәгенең беренче чыгарылышына багышланган тантаналы чара булды. Чарада Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы районнарыннан бюроның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре катнашты (онлайн-форматта).
2021 елның 18 октябреннән 15 ноябренә кадәр уку үзәге базасында беренче тапкыр квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм уздырылды. Укуларны Казан һәм Яр Чаллы шәһ. суд-медицина экспертларының 11 табибы узды.