Сарман районы Җәлил район хастаханәсенең сырхауханә бүлегенә капиталь ремонт дәвам итә

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында Сарман РҮХнең сырхауханә бүлегенең капиталь ремонты эшләренең соңгы этабы төгәлләнеп килә. Капиталь ремонт сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында агымдагы елның маенда башланган. Финанслау күләме 13, 334 млн сум тәшкил итә. Шуның 10,662 млн сумы Россия бюджетыннан, калганы республика казнасыннан.

Хәзерге вакытка төзелеш бригадалары тәрәзә һәм ишек блоклары, су белән тәэмин итү,  җылылык белән тәэмин итү системалары алыштырган, барлык электрика алмаштырылган. Кирәкле яңа җиһазлар сатып алынган. Бинаның фасады һәм түбәсе элеккечә кала. Яңартылган хастаханә бинасында пациентларны кабул итү бу елның ахырында башланачак дип көтелә.

Җәлил район хастаханәсе 14 718 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 3400е-балалар. Халыкка 23 тар белгечлек табибы һәм 80 урта звено медицина хезмәткәре медицина ярдәмен күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы бөтен ил буенча 2021 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла. Быел Татарстанда 27 сәламәтлек саклау объекты капиталь ремонтлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International