Яр Чаллыда яшәүче 74 яшьлек Рәфыйк Хәсәншин COVID-19 нәтиҗәсендә үпкәләргә 75% зыян алганнан соң тернәкләнә. Пенсионер үзенең сәламәтләнүе турында газета редакциясенә язган. Әлеге мәкалә «Табибларны өйрәтмәгез» исеме белән чыккан.
.jpg)
Рәфыйк Хәсәншин мәкаләдә: “Кайчандыр дөрес киңәш биргән әтиемә дә рәхмәт укыйм. Халыкта да бит: “Оста барда кулың тый, гыйлем барда телең тый”, диләр. Медицина белгечләренең һөнәри осталыгы, белеме миңа сәламәтләнеп аякка басарга ярдәм итте”, дип яза.