«Сәламәт шәһәрләр, районнар һәм бистәләр» халыкның сәламәтлеген һәм тормыш сыйфатын яхшырту ассоциациясе тарафыннан үткәрелә торган «Россиянең сәламәт шәһәрләре»III конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.
Бүген «Сәламәт шәһәрләр. Россия һәм халыкара дәрәҗәләрдә хезмәттәшлекне үстерү» пленар утырышында кысаларында «Акчарлак күле паркы» проектын Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге Ассоциация партнерлары алдында яклау булды. 7нче ШКХ Үзәк нерв системасы функцияләре бозылган пациентларны медицина реабилитациясе бүлеге мөдире Эльмира Хөсәенова проект турында сөйләде һәм онлайн режимда яклады.
«Акчарлак күле паркы» проекты ТР Хөкүмәте, Казан шәһәре мэриясе, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе һәм 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе ярдәме белән эшләнгән «халык арасында физик активлыкны үстерү буенча иң яхшы программа/проект» номинациясендә беренче урын белән билгеләп үтелде.