Кама балалар медицина үзәгенә Долгопрудный Үзәк шәһәр хастаханәсенең вәкилләре дустанә эш визиты белән килделәр. Эндоскопия хезмәте җитәкчесе Михаил Завьялов һәм балалар стационар хезмәте җитәкчесе Юлия Романова составындагы делегацияне КБМҮ Балалар хастаханәсе эше белән таныштырдылар. Мәскәү өлкәсеннән килгән кунакларны баш табиб Марат Насыйбуллин һәм КБМҮнең структур бүлекчәләре җитәкчеләре озата йөрде.
Стационарда коллегалар планлы һәм ашыгыч тәртиптә пациентларны кабул итү логистикасының тулы циклы белән танышты. Белгечләр шулай ук шокка каршы залда, травматология пунктында, анестезиология һәм реанимация бүлегендә, хирургия бүлегендә булдылар. Кунаклар шулай ук диагностика мөмкинлекләрен эндоскопия һәм рентгенология кабинетларында күрде. Очрашу медицина оешмалары арасында үзара хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу чикләрендә узды.