Бүген АМТЕС-Kazan белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы Идарәче кадрлары өчен «медицина оешмасының эффектив җитәкчесе» квалификациясен күтәрү программасының дүрт көнлек укыту дәресләре башланды. Аларны И. М.Сеченов ис. Мәскәү дәүләт медицина университеты, Лидерлык һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү институты оештырды. Укуда республиканың шәһәр һәм район хастаханәләренең баш табиблары катнаша. Бүген педагоглар махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне оештыру турында лекция укыды. Иртәгә семинарлар дәвам итәчәк, җомга көнне "ТР сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенең эффективлыгында медицина оешмалары җитәкчеләренең роле" дигән түгәрәк өстәл булачак, дүшәмбе – йомгаклау аттестациясе.