Чаллы "Ашыгыч ярдәм"нең баш табибы Сергей Крылов кабат коронавирустан вакцина ясады

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округы ашыгыч медицина ярдәме буенча баш штаттан тыш белгече, Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең баш табибы Сергей Олегович Крылов COVID-19дан кабат вакцинацияләнде.

"Ашыгыч ярдәм " җитәкчесе прививканы сугыш ветераннары Госпитале каршындагы сырхауханәдә куйды. Беренче вакцинация июль аенда ук булды. Сергей Олегович аның гаиләсе дә кабат прививка ясатканны әйтте.

Шулай ук ашыгыч ярдәм медицина хезмәткәрләренең 97% вакциналаштырылган. "Медиклар көн саен үзләрен һәм якыннарын пациентлар белән эшләгәндә куркыныч астына куялар. Алар авыр пациентларны шәһәрнең йогышлы госпитальләренә озаталар, һәм COVID - 19 яшьләрне дә, өлкән кешеләрне дә кызганмый", - диде Сергей Крылов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International