Хәйрия десанты Сарманга бүләк белән килде

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Сарман РҮХ акушерлык бүлегенә «Яңа тормыш» проекты кысаларында волонтерлар күчмә УЗИ аппараты бүләк итте. Проектны оештыручылар арасында Сарман районы кызы Камилә Сагындыкова да бар иде. Камилә Сарман РҮХ бала тудыру йортында дөньяга килгән, һәм аны кулга алган беренче кеше - акушер-гинеколог, "Сарман РҮХ" ДАССУ баш табиб урынбасары Лилия Харис кызы Бектемирова.

Битараф булмау, яшь кешеләрнең актив тормыш позициясе ярдәмендә, кыйммәтле җиһазлар сатып алуга бюджет акчаларының бер тиене дә тотылмаган. Хастаханә коллективы бүләк өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International