Өч табиб «Земский доктор» программасы кысаларында Актаныш Үзәк хастаханәсенә эшкә килде

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Быел Актаныш авылы сырхауханәсенә «Земский доктор» илкүләм программасы буенча өч табиб  - Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлаган травматолог-ортопед, Уфадан табиб-дерматолог һәм Казанда югары белем алганнан соң туган якларына кайткан балалар стоматологы эшкә урнашты. Табиб-стоматолог торак шартларын яхшыртуга грант алу өчен документлар тапшырды. Республика Хөкүмәте гранты 800 мең сум тәшкил итә. Авыл җирлегенә эшкә күчүчеләрнең барысы да бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алды.

«Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проекты кысаларында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының табибларга социаль ярдәм чаралары сыйфатында хуҗалык эшләре өчен бер тапкыр түләнә торган түләү һәм өзлексез эшнең беренче өч ел дәвамында түләнә торган айлык өстәмә түләү (ай саен өстәмә – 1 794,5 сум; хуҗалык җиһазларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү – 21 534,0 сум) карала.

2021 елда Татарстан Республикасында программаны тормышка ашыру өчен 12,4 млн. сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International