Казанга Владимир өлкәсе губернаторының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Баранов җитәкчелегендәге Владимир өлкәсе делегациясе килде. Килүчеләр арасында шулай ук Владимир өлкәсенең баш психиатры Александр Берсенев, «Өлкә клиник хастаханәсе» ДАССУның баш табибы Владимир Безруков та бар иде. Әйтергә кирәк, Константин Николаевич Баранов педиатр, балалар хирургы һөнәре буенча Россия Медицина фәннәре академиясенең балалар сәламәтлеге фәнни үзәгенең баш табибы, Калуга өлкәсенең Сәламәтлек саклау министры булган иде. Кунаклар "Профессор А. Ф.Агафонов ис. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе" ДАССУда булдылар. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашында киңәшмә узганнан соң, делегация Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенә юл тотты.