"Ковидтан һәр үлемдә прививкага каршы торучыларның гаебе дә бар": Татарстан табиблары вакцинациягә каршы кешеләрне "кызыл зоналарга" чакырды

2021 елның 26 ноябре, җомга

Татарстан табиблары коллегаларының инициативасын хуплады, алар йогышлы госпитальләрнең Кызыл зоналарына вакцинациягә каршы кешеләрне чакыру инициативасы белән чыкты.

"Йогышлы госпитальдә булган пациентларның күбесе – прививка ясатмаган. Шул исәптән реанимациядә булучылар да, – ди ТР РКХнең йогышлы авырулар госпитале җитәкчесе урынбасары Сәяр Сираҗетдинов. - Әгәр сез моңа инанырга теләсәгез, без сезгә кызыл зона буенча экскурсия оештырырга һәм әлеге бәхетсез кешеләрне күрсәтергә әзер".

Ул вакцинаның прививка ясаткан кеше ковид белән авырмас дип гарантияләмәвен таный, тик прививка авыруга каршы көрәшергә булышучы антитәнчеләрне бирә, һәм авыру җиңелрәк уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International