Бүген Яр Чаллының акушерлык хезмәтенә нигез салучыларның берсе, сәламәтлек саклау ветераны Мария Ивановна Молотникова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилей көнендә Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы Марат Насыйбуллин һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Лариса Кашапова юбилярга чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды.
Фотоальбом битләрен ачып, Мария Ивановна үзенең хезмәт көннәре турында сөйләде. 1978 елда 4нче шәһәр хастаханәсе составында бала тудыру йорты ачыла, аның баш табибы Гайфуллина Зифа Гатаулла кызы иде. 1990 елда 4нче шәһәр хастаханәсен Матвеев Константин Борисович җитәкли. 1978-2006 елларда Мария Ивановна өлкән акушерка, аннан соң баш акушерка булып эшли.