Барлык медицина оешмалары сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы - ЕГИСЗ системасында теркәлергә, медицина оешмасының үзе һәм аның хезмәткәрләре турында мәгълүмат урнаштырырга тиеш. Медицина эшчәнлеге белән шөгыльләнүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен яңа таләпләр әнә шундый.
2021 елның 1 сентябреннән Россия Хөкүмәтенең "Медицина эшчәнлеген лицензияләү турында" 01.06.20021 ел, № 852 карары үз көченә керде, аның нигезендә лицензияне беренче тапкыр алучы медицина оешмалары мәгълүматны ЕГИСЗда бирергә тиеш.