2022 елга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү дәвам итә

2021 елның 26 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проектында катнаша. 7 декабрьгә кадәр тавыш бирү этабы бара. Иң күп тавыш җыйган максатлар арасында киләсе елда Министрлык эшенең өстенлекләре формалашачак.

Халыктан сораштыру ел саен «халыктан сораштыру» сервисында ай дәвамында үткәрелә. Анда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланучылар катнаша ала. Әгәр кеше әле теркәлмәгән булса да, тавыш бирүдә катнашырга тели икән, теркәлүнең гадиләштерелгән процедурасы берничә минутка сузылачак.

Проект турында тулырак мәгълүмат, максатларны һәм бурычларны формалаштыру этапларын тасвирлау һәм катнашучы министрлыкларның хисаплары проект порталында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International