Казанда танылган педиатр Альбина Александровна Зайцева вафат булды

2021 елның 28 ноябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә танылган педиатр Альбина Александровна Зайцева вафатына бәйле рәвештә гаилә һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Зайцева Альбина Александровна 1938 елда туган.1961 елда Казан дәүләт медицина университетын, педиатрия факультетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген ТАССРның Алабуга районы Костенеево район хастаханәсендә башлый. 1969 елда "Педиатрия" белгечлеге буенча клиник ординатураны тәмамлый һәм Казан шәһәренең 11нче сырхауханәсенең педиатрия бүлеге мөдире булып эшли. 1997 елдан 2017 елга кадәр 11-нче номерлы сырхауханә каршындагы балалар бакчалары табибы булып эшли.

Сәламәтлек саклау отличнигы, Хезмәт ветераны. Альбина Александровнаны бөтен гомерен Татарстан балаларының сәламәтлеген саклауга багышлаган талантлы педиатр буларак беләләр иде.

Туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International