Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләр рәсмиләштергәндә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтә.
Хәзерге вакытта Россиядә медицина оешмаларын лицензияләү процедуралары яңартылды. Яңалык, беренче чиратта, шәхси клиникаларга кагыла. Элегрәк лицензия кәгазь документ иде, хәзер реестрда электрон язма урын алган. Лицензияләрне яңадан рәсмиләштерү процессы 2021 елның 1 сентябреннән башланды. РФ Хөкүмәтенең 852нче яңа карарында медицина эшчәнлеген лицензияләү турында нигезләмәләр бәян ителде. Лицензияләү өлкәсендәге төп үзгәрешләр күрсәтелә торган эшләр һәм хезмәтләр исемлегенә кагылып үтелде (нигездә, сүз белгечлекләрне эреләндерү турында бара). Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы эшләүгә карата да таләпләр өстәлә, документларны электрон рәвештә бирү һәм лицензия алу мөмкинлекләре дә киңәйтелде (реестр язмасы). Реестрдагы электрон язма булу учреждениеләрнең норматив мәгълүматларга туры килүен раслый.