Ике ел эчендә «Земский доктор» программасы буенча Сарман районында эшкә 7 табиб кабул ителде

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

2020-2021 елларда «Земский доктор» программасы буенча Сарман районында 7 табиб эшкә кабул ителде. Программа «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проектының бер өлеше булып тора. Татарстанда медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм чаралары буларак, хуҗалык эшләре өчен бер тапкыр бирелә торган түләү һәм беренче өч ел дәвамында өзлексез эшләү өчен түләнә торган айлык өстәмә түләү каралган (айлык өстәмә акча – 1 794,5 сум; бер тапкыр хуҗалыкка бирелә торган акчалата түләү  – 21 534,0 сум).

Сарман РҮХ штатына 2021 елда барлыгы 32 яңа кеше кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International