Татарстанның Республика клиник хастаханәсе белгечләре 2020 ел нәтиҗәләре буенча, аякларны ампутацияләүне булдырмый торган операцияләрнең рекордлы санын ясап, Россиядә лидерлар булды. Бу хакта клиника матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аз инвазив операцияләр балтыр артерияләрендә диабет яки атеросклероз аркасында тромбалар барлыкка килә торган пациентларга үткәрелә. Әгәр дә кан йөреше торгызылмаса, гангрена башлана, ул аякны ампутацияләүгә китерәчәк.
Чагыштыру өчен, Санкт-Петербургның иң зур клиникаларының берсендә 2020 елда шундый 216 операция ясалган, ә Татарстан РКХдә – 270.