Covid-19ның психикага йогынтысы

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Клиник психолог,  "Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы В. М .Бехтерев ис. республика клиник психиатрия хастаханәсе" ДАССУ медицина психологлары бүлеге мөдире Макарова Оксана Станиславовна Covid-19 нәтиҗәләре турында сөйләде.

- Без Covid-19 йогынтысы турында сөйләшкәндә, ике моментны къз алдында тотарга кирәк: беренчедән,  кеше инде терелгән яки ремиссия юлына әверелә башлагач коронавирус инфекциясенең йогынтысы, икенчедән, бу Covid-19 пандемиясе белән бәйле ситуациянең йогынтысы. Һәм бу бик мөһим, чөнки аларның төрле нәтиҗәләре.

Әгәр без инфекция кичергән кешеләр турында сөйләсәк, без соматикадан тыш психикага да кагылучы күп кенә нәтиҗәләргә дә юлыка алабыз. Бу когнитив бозулар, хәтер бозылу, игътибар белән проблемалар,  интеллектуаль продуктивлык кимүе мөмкин.

Covid-19 кичергән пациентлар апатиягә, курку, пошунуга зарлана. Мондый кешеләрдә организм эше бозылу белән бәйле төрле фобияләр, хәтта паранойя да булырга мөмкин.

Тик шунысын да онытмаска кирәк,  социаль-психологик һәм икътисадый факторлар бар. Пандемия вәзгыяте авырмаган кешеләргә дә йогынты ясый. Һәм без, белгечләр буларак, еш кына шул ук хәвеф-депрессив бозулар белән очрашабыз.

Кайчагында без үзебезгә үзебез дә ярдәм итә алабыз. Минемчә, һәркем диярлек көзге салкын һава торышы вакытында, бигрәк тә ноябрь көннәрендә кәефе төшүе белән очраша, һәм күпләрнең кәефне күтәрү өчен үз ысуллары бар. Монда да шул ук хәл: күбебез шундый котылгысызлыкка юлыга, әмма, шуңа да карамастан, без исән калабыз һәм җиңәбез. Һәркем үзенә шөгыль таба һәм аңа гадәти һәм уңайлы булган стратегияләргә керә. Белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International