Бүген Татарстан Республикасы Идарәче кадрлары өчен «Медицина оешмасының эффектив җитәкчесе» квалификация күтәрү курсларының тыңлаучылары йомгаклау аттестациясен узды. Аларга таныклыклар тапшырылды. Республиканың медицина оешмаларының баш табибларына лекцияләрне И. М.Сеченов ис. Мәскәү дәүләт медицина университеты педагоглары укыды (лидерлык һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү институты).