Татарстан РКХдә пациентларга ампутацияләрдән котылырга ярдәм итәчәк яңа җиһазлар куелды

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Аякларны ампутацияләү куркынычы янаган пациентларга ярдәм итү өчен яңа җиһазлар Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә урнаштырылды. Бу хакта клиника матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аз инвазив операцияләр хәзер яңа методика буенча башкарылачак.

«Татарстанда кан тамырларын киңәйтү буенча операцияләр күптән башкарыла, әмма без элегрәк кулланылган методиканы баллонлы киңәйтү күздә тотыла. Яңа җиһазлар элек ампутациягә дучар ителгән кешеләргә кул-аякларын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк", - дип аңлатты 1нче рентгенохирургия алымнары һәм дәвалау бүлеге мөдире Андрей Терегулов.

Яңа җиһазларны үзләштерергә Санкт-Петербургтан килгән коллегалар булышты, анда яңа методика инде бер ел уңышлы кулланыла.

"Кечкенә медицина буры тыгызланган кан тамырын чистарта, бур әйләнеше һәм лезвия хисабына кан тамырларын ача. Катетердагы махсус тишек аша кан тамарыннан төерләнгән материал, мәсәлән, атеросклероз яссы төерләр алына",-дип өстәде И.И. Джанелидзе исемендәге Санкт-Петербург ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институтының эндоваскуляр хирургия җитәкчесе Сергей Платонов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International