Санкт-Петербургта «Балалар һәм ВИЧ. Киләчәк хакына хезмәттәшлек» темасына РФ ССМ ВИЧ-йогышы буенча баш штаттан тыш балалар белгече, РФ ССМ йөкле хатын-кызларда һәм балаларда ВИЧ-йогышны профилактикалау һәм дәвалау буенча фәнни-гамәли үзәге җитәкчесе, м.ф.д.., профессор Евгений Воронин җитәкчелегендә түгәрәк өстәл узды. Чара ВИЧ-инфекцияле балаларга ярдәм күрсәтү һәм профилактика мәсьәләләренә багышланган һәм Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә туры китерелгән иде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча баш штаттан тыш белгече Фирая Нәгыймова Санкт-Петербургтагы коллегалары белән ВИЧ-инфекцияле балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.