Казахстан делегациясе Балалар республика клиник хастаханәсе эше белән танышты

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Казахстан Республикасыннан килгән делегатлар БРКХ яңа балалар онкоүзәгендә булды. Клиника администрациясе һәм БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов Казахстан делегациясен үзәк белән таныштырды. Кунаклар нур диагностикасы бүлекләре, реанимация блогы һәм акыллы операция бүлмәсе карады.

Кунаклар шулай ук  Дмитрий Рогачев исемендәге Балалар гематологиясе, онкологиясе һәм иммунологиясе илкүләм медицина тикшеренү үзәге Президенты Александр Румянцев белән дә аралаша алды. Александр Румянцев җитәкчелегендә БРКХдә "Хәзерге заман табиб практикасында клиник иммунология" фәнни-гамәли конференция уза.

Кунаклар үзәктә куелган эшнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү белән кызыксынуларын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International