Бүген БРКХнең балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге пациентларына ел саен үткәрелә торган «Батырлык тартмасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында җыелган бүләкләр тапшырдылар.
«Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары Татарстан Республикасында гражданлык инициативаларына ярдәм итү үзәге белән берлектә уенчыклар һәм иҗат өчен әйберләр җыюны оештырды. «Батырлык тартмасы» акциясенең максаты - хастаханәләрдә озак дәваланучы балаларны сәламәтләндерү юлында уңайлы шартлар тудыру.
Быел акциягә депутатлар, «Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Хатын-кызлар депутатлар берләшмәсе, бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре, танылган Татарстан блогерлары, «Insight people» (Инсайт пипл) продюсерлык үзәге резидентлары һәм Казан шәһәренең битараф булмаган гражданнары кушылды.
Бүген җыелган бүләкләрне тапшыруда Фаррахов Айрат - Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты; Яркаева Фәридә - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары; Павлова Ольга - Россия Федерациясе синхрон йөзү федерациясе вице-президенты, җиңел атлетика буенча Россия Федерациясенең атказанган тренеры, «Татарстан Республикасында Балалар спорты» партия проекты координаторы; Сафиуллин Исмали – «Insight people» продюсерлык үзәге җитәкчесе (Инсайт пипл).
Тантанадан соң Айрат Зәки улы Фәррахов яңа онкоүзәк хезмәткәрләре белән аралашты.