ВИЧ - хөкем карары түгел

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Бүген, 1 декабрьдә, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Алабуга медиклары ел саен ВИЧ-йогышы белән авыручылар санының артуын әйтә. Агымдагы елның ун аенда 20 кеше ачыкланган, 18е исәпкә куелган, шуларның икесе – балалар. Бүгенге көндә Алабуга районында «ВИЧ» диагнозы белән барлыгы 200гә якын кеше исәптә тора.

Аларның берсе - алабугалы Рамил (исеме үзгәртелгән) үзенең ВИЧ-статусы турында 2005 елда, кан анализын тапшырганда, медицина тикшерүе вакытында очраклы гына белгән.

«Мине поликлиникага чакырдылар һәм минем ВИЧ, диделәр. Башта минем бик каты кәефем төште, әмма  өметне югалтмадым. Өегә кайткач, беренче чиратта хатынымна үз чирем турында сөйләдем, ул аңлады. Миңа химиотерапия билгеләделәр - мин унбер ел дәвамында кдарулар кабул итәм. Хәзер үземне яхшы хис итәм, сәламәтлегем белән проблемалар юк, гади кеше буларак яшим. Эшлим, гаилә, балалар бар», – дип сөйләде үз тарихын Рамил.

"ВИЧ-инфекцияне тапшыруның төп өч юлы гына бар-бу җенси юл, йөклелек, бала табу яки ашату вакытында анадан балага, шулай ук эчке инъекцион наркотиклар керткәндә",-ди табиб-инфекционист Лилия Хисмәтова.

Үз ВИЧ-статусын республикабызның барлык СПИД-үзәкләрендә белергә мөмкин. ВИЧ-инфекциягә тестны аноним һәм бушлай узарга мөмкин. Тестларны ел саен узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International