Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән ике табиб амбулаториясе ачылуга әзерләнә

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларындаике табиб амбулаториясе төзелде. Шуларның берсе Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә, икенчесе Югары Ослан бистәсендә төзелде.

Россиядә 2021 елның 1 гыйнварында старт алган программаны гамәлгә ашыруга 2025 елга кадәр төбәкләргә 550 млрд сум бүлеп бирелгән.

Югары Ослан табиб амбулаториясен финанслау күләме -14,2 млн. сум. Анда балалар поликлиника бүлеге булачак. Аны бу елның июнендә төзи башладылар.

Шул ук вакытта Карамалы Тау табиблык амбулаториясен төзүгә дә керештеләр. Бинаны төзү һәм җиһазлау беренчел звеноны модернизацияләү федераль программасында каралган һәм 34,8 млн. сум тәшкил итә. Медучреждениегә 18 торак пунктта яшәүчеләр керә. Бу - 7697 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International