Яр Чаллыда Ашыгыч ярдәм фельдшерлары өй шартларында бала табуны кабул иттеләр. Төнлә, ашыгыч ярдәм станциясенә ашыгыч чакыру - бала табу турында булды. Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы тиешле урынга санаулы минут эчендә килде.
Фельдшерлар Динә Сәлахетдинова һәм Лилия Шакирова вакытыннан алда бала табуга диагноз куйдылар. Фельдшерлар бала табуны өйдә үк кабул итәргә булдылар. 20 минуттан соң якынча 2 200 - 2 500 г авырлыктагы кыз дөньяга килде. Бала табу кыенлашуларсыз узды.
Күп балалы ата-аналар баланың өй шартларында тууын уйламаган һәм моңа бөтенләй әзер түгел иде. Бала 36 атнада туган. Беренче медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң ананы сабый белән бергә КБМҮнең перинаталь үзәгенә китерделәр.
Ашыгыч ярдәм бригадалары өйдәге бала табуга елына 3-9 тапкыр чыгалар, ди белгечләр. Булачак әниләр, исегездә тотыгыз, өйдә бала табу — бик куркыныч. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!