«Земский доктор» программасы буенча республиканың Әлки районы Базарлы Матак үзәк хастаханәсе табибы дәүләттән миллион ярым сум акча алды. Ул поликлиникада травматолог-ортопед булып эшли, медицинада инде 33 ел. Бу авылда-беренче ел. Бер тапкыр бирелә торган социаль түләү «Земский доктор» программасы буенча авыл җирлегенә эшкә кайткан табибларга бирелә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында «сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү»төбәк проекты гамәлгә ашырыла.