COVID-19дан соң тирәнтен диспансерлаштыру. Тикшерүне кем уза ала?

2021 елның 3 декабре, җомга

Тирәнтен диспансерлаштыруны ковидны кичергәннән соң ике айдан узарга мөмкин. Бу хакта Instagram да турыдан-туры эфирда Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең 2нче номерлы сырхауханәсенең медицина ярдәме сыйфатына экспертиза бүлеге мөдире Дарья Войман сөйләде. Пациентның госпитальдә яки амбулатор дәвалануы мөһим түгел. Сырхауханәләрдә 18 яшьтән һәм өлкәнрәк пациентларны көтәләр.

Тикшерүгә ТКҮРКПХ сырхауханәләрендә терминаллардан файдаланып, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин (uslugi.tatarstan.ru) шулай ук, 8(8555) 24-40-03 телефоны буенча ТКҮРКХнең контакт үзәгенә шалтыратып. Үзәк көн саен 07.00 дән 16:00 гә кадәр (шимбә һәм якшәмбедән кала) эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International