Республика сәламәтлек саклау министрлыгы Медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен лицензияләр рәсмиләштергәндә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтә. Лицензиатларга уңайлы булсын өчен лицензияләү мәсьәләләре турында мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында сылтама буенча урнаштырылган.
Элегрәк лицензия кәгазь документ булган, хәзер бу лицензияләрнең бердәм реестрында электрон язма (Росздравнадзор рәсми сайтында алып барыла). Ягъни медицина яки фармацевтика оешмасының норматив таләпләргә туры килүен раслау - реестрда электрон язма булуы.
Шулай ук медицина яки фармацевтика оешмасы эшчәнлеген биш елга бер мәртәбә тикшереп тору да юк түгел. Өстәмә мәгълүмат Казан шәһәрендә урнашкан медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлегендә, Бутлеров ур., 16 йорт. Эш режимы: дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр җомга-9.00 дан 16.45 кә кадәр төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр