Казанда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә туры китерелгән футбол турниры узды

2021 елның 3 декабре, җомга

"ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге" ДАССУ «Профилактика һәм инициатива» оешмасы белән бергә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә туры китерелгән футбол турнирын уздырдылар. Турнирда 6 команда, шул исәптән «ТР ССМ Республика наркология диспансеры» ДАССУ, «Ульяновск өлкә клиник наркология хастаханәсе» ДАССУ командалары һәм реабилитация үзәкләре командалары катнашты.

Футбол турниры нәтиҗәләре буенча:

"Иң яхшы капитан " - Павел Игалев (РИО)

"Җиңүгә омтылыш өчен" - Денис Никонов (Икар)

"Иң яхшы капкачы" - Руслан Ванюков (Ульяновск)

"Иң яхшы уенчы" - Антон Дорохин

"Иң яхшы бомбардир" - Данил Шахмаев

1 урын - Ульяновск шәһәре җыелма командасы.

2 урын - «ТР ССМ Республика наркология диспансеры» ДАССУ командасы

3 урын - «РИО»җыелма командасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International