Чистай РҮХдә Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә багышланган чаралар узды.
Әлеге чарада районның авыл һәм эшче яшьләре вәкилләре һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашты. Мәгълүмати-агарту чарасының спикеры булып "Чистай РҮХ" ДАССУ табиб-эпидемиологы Румия Хәсәнҗанова чыгыш ясады.
Статистик мәгълүматларга караганда, Чистай муниципаль районында диспансер исәбендә 157 кеше тора.