Сәламәтлек үзәгендә күрү органнары авыруларын профилактикалау һәм COVID-19дан соң психик сәламәтлекне торгызу турында сөйләштеләр

2021 елның 3 декабре, җомга

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә Инвалидлар Декадасы кысаларында методик семинар узды. Очрашуда ТР атказанган табибы, Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгепсихотерапевты Гөлфия Гаянова һәм проф. Е.В. Адамюк ис. Республика клиник офтальмология хастаханәсе табиб-офтальмологы Элина Минхуҗина чыгыш ясады.

Гөлфия Гаянова COVID-19ның психик сәламәтлегенә йогынтысы, пандемия чорында кәефнең һәм кабул итүнең әһәмиятлелеге турында сөйләде, пациентларның кәефе һәм кабул итүе аларның авыруларының нәтиҗәсенә йогынты ясаган конкрет мисаллар китерде, шулай ук яңа коронавирус инфекциясеннән соң психик сәламәтлекне торгызу ысуллары турында җентекләп сөйләде.

Элина Минхуҗина үзенең чыгышын инвалидлыкка китерүче күрү органнары авыруларын профилактикалауга багышлады. Ул, беренче чиратта, табибка вакытында мөрәҗәгать итү һәм дәвалауның мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International