Кама балалар медицина үзәге пациентларына уенчыклар һәм тәм-томнар тапшырды. Бүләкләрне "КАМАЗ" ның «Лига добрых дел» берләшмәсе һәм балалар кибетләре челтәре әзерләгән. Хәйрия акциясе инвалидлар декадасында (1-10 декабрь) уза һәм Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Бүләкләр балалар хастаханәсендә стационар дәвалауда булган авыручыларга һәм амбулатор-хоспис бригадасы һәм КБМҮ сырхауханәсе кураторлык иткән инвалид балаларга адресланган.
Кама медицина үзәгенең балалар сырхауханәсенә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 361 бала беркетелгән. Аларның 27се-авыр авыручы балалар. Декада көннәрендә мондый пациентларга тар белгечлек табиблары өйләренә килеп, аларны карый, кан анализларын ала.