Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре, спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру буенча хезмәттәшләр белән фикер алышу өчен, Яр Чаллы һәм Түбән Камада булды. Делегация составында Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Фәридә Имамова һәм спорт медицинасы бүлеге мөдире Нияз Бикчурин иде. Алар Яр Чаллы шәһәренең «табиб-физкультура диспансеры» ДАССУсы һәм Түбән Кама шәһәренең «Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУсы эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсендә һәм Түбән Кама шәһәре сәламәтлек саклау идарәсендә киңәшмә оештырылган иде.