Биектау тимер юл станциясе поселогы поликлиникасы ачылуга әзер. Рөхсәт документларын алу көтелә. Финанслау күләме 334, 4 млн. сум тәшкил иткән. Бинаны төзү агымдагы елның апрель аеннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында барды. Бу 2723 квадрат метрлы өч катлы бина, биредә терапия, хирургия һәм стоматология блоклары, шулай ук хатын-кызлар консультациясе һәм нур һәм эндоскопик диагностика бүлеге урнашкан.
Беренчел звено учреждениесендә КТ, рентгенаппаратлар, маммограф, УЗИ, стоматология җиһазлары куелган.
Медицина учреждениесе 124 торак пункттан 52 683 кешегә хезмәт күрсәтә. Медицина ярдәмен 61 табиб һәм 68 урта медперсонал күрсәтә. Яңа сырхауханә ачылганнан соң иске бинага балалар поликлиникасын күчерү планлаштырыла.