Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру турында фикер алышу максаты белән Яшел Үзәндә булды. Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Фәридә Имамова һәм спорт медицинасы бүлеге мөдире Нияз Бикчурин Яшел Үзән иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең филиалында булды.
Шулай ук «Яшел Үзән РҮХ» ДАССУ Яшел Үзән спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче балаларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.