Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсендә көн саен 30 кеше үпкәләрне тикшерә. Флюорограф урнаштырылганнан соң ярты ел эчендә 3620 пациент тикшерү узды. Яңа җиһазлар Яңа Чишмә РҮХ сырхауханәсендә 2021 елның 3 июнендә урнаштырылды. Цифрлы флюорография аппаратын сатып алуга акча сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы белән каралган.
Күкрәк читлеге органнарын тикшерүнең әлеге методикаларын үстерү табибларның эшен гадиләштерә, фотоларның югары сыйфатын бирә, диагнозны төгәл куярга булыша, пациентлар өчен куркынычсыз.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы илдә бу елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла. Аның буенча 2021 елда Татарстанда федераль бюджеттан 223,4 млн сумлык 16 берәмлек медицина җиһазлары сатып алынган.