Арча үзәк хастаханәсе ФАПы фельдшеры "Земский фельдшер " программасы буенча 500 мең сум акча алды. Яшел Үзән медицина көллиятен тәмамлаган кыз авыл җирендә үз һөнәри эшчәнлеген башларга булган һәм дәүләт ярдәме алган. Ул агымдагы елның сентябреннән эшли.
Программа «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проектының бер өлеше булып тора. 500 сум бер тапкыр бирелә.
Татарстанда медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм чаралары буларак, хуҗалык эшләре өчен бер тапкыр бирелә торган түләү һәм беренче өч ел дәвамында өзлексез эшләү өчен түләнә торган айлык өстәмә түләү карала (ай саен өстәмә – 1 794,5 сум; хуҗалык эшләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү – 21 534,0 сум).
«Арча РҮХ» ДАССУ участок педиатры торак шартларын яхшыртуга юнәлдерергә мөмкин булган 800 мең сум грант алуга дәгъва итә. Документлар каралуда.