Росздравнадзор Татарстан Республика клиник хастаханәне Россиянең иң яхшы клиникасы дип атады

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан РКХ «Медицина һәм сыйфат-2021» халыкара конференциясендә медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча Россиянең иң яхшы клиникасы дип таныдылар. Бу хакта республика хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Пандемия шартларында безнең камилләшә баруыбыз бик тә әһәмиятле, гыйбрәтле. Моңа без фидакарь хезмәттәшләребез ярдәме белән генә ирешә алабыз.  Шулай фидакарьлек белән эшләгән һәм көн саен камилләшә барган коллективка зур рәхмәт», – диде  РКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

Номинациядә илнең тагын өч медицина учреждениесе бүләкләнде: шәхси Чиләбе Диализ үзәге, Алтай краеның Перинаталь үзәге һәм Бурятия балалар стоматология поликлиникасы. РКХ илнең барлык клиникалары арасында бердәнбер лауреат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International